news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының рәсми делегациясе килә

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның делегация әгъзалары белән очрашуы вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую көтелә

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Агымдагы елның 6-7 нче июнендә Татарстан Республикасында Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының рәсми делегациясе булачак. Делегацияне УР парламенты җитәкчесе Александр Соловьев җитәкли. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге хәбәр итә.
Алтынчы июньдә парламентның рәсми делегацияләрне кабул итү залында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин делегация әгъзалары белән очрашачак. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы арасында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot