news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга туристик сәяхәтләргә карата кызыксыну 10 тапкыр арткан

Россиялеләрнең 40 процентка якыны май бәйрәмнәрен ил буйлап сәяхәттә үткәрергә җыена. Бер ел эчендә Казанга туристик сәяхәтләргә карата кызыксыну 10 тапкыр арткан, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«2022 елда май каникулларында иң популяр туристик юнәлеш – Россия курортлары. Туристларның 38 проценты шунда юл тотачак, уртача чек бәясе 56,3 мең сум тәшкил итә», - диелә Level.Travel сервисы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң популяр юнәлешләр: Сочи, Санкт-Петербург һәм Казан. 2021 елның апрель башы белән чагыштырганда, Казанга туристик сәяхәтләргә карата кызыксыну - 10, Санкт-Петербург һәм Калининградка өч тапкыр арткан.

Россия курортларыннан соң, Төркия, Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре иң популяр илләр булып кала. Шунысын да искәртик: аларның популярлыгы – бәяләренә бәйле, туристик юлламалар уртача – 124 мең (Төркия), 163 мең (Мисыр) һәм 182 мең сум (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot