news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Казанга килде

Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Казанга килде
Фото: © Максим Платонов, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Аэропортта Сердар Бердымөхәммәдовка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Иртәгә, 24 октябрьдә Сердар Бердымөхәммәдов «БРИКС плюс / аутрич» форматындагы очрашуда катнашачак. Моннан тыш, делегация башлыкларының бергәләп фотога төшүе, ике пленар утырыш һәм Россия лидерының йомгаклау матбугат конференциясе булачак.

Фото: © Максим Платонов, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100