news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга «Театр поезды» киләчәк

Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган тантаналар кысаларында 12 һәм 13 июньдә Казанга «Театр поезды» киләчәк. Бөтенроссия проекты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

«Театраль поезд» бөтенроссия проекты 160 Россия театрын һәм биш меңнән артык артистны колачлый. Илебезнең 43 шәһәрендә алар 280 спектакль күрсәтәчәк.

Һәр шәһәрдә театр фестивальләре узачак, алар кысаларында тамашачыларга төрле жанрдагы иң яхшы төбәк спектакльләре — драма, опера, балет, курчак театры һәм башкалар күрсәтеләчәк, шулай ук белем бирү чаралары, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot