Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының беренче кунаклары килә башлады
Тиздән Казанда чираттагы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы үз эшен башлап җибәрәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы әлеге масштаблы чара татар дөньясында эшлекле хезмәттәшлекне үстерү, эшмәкәрләр арасында элемтәләрне ныгыту һәм уртак икътисади проектлар башлап җибәрү өчен иң зур халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казан халыкара аэропортында форумның беренче кунакларын каршы алдылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева Төркмәнстаннан килгән делегацияне сәламләделәр.
- 23–25 ноябрьдә Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены узачак. Чара эшлекле хезмәттәшлекне үстерү һәм татар дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып тора. Җыен Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә хезмәттәшлекне киңәйтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм уртак башлангычларны гамәлгә ашырырга теләгән эшмәкәрләрне берләштерә. Анда быел 10 илдән һәм Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән 400 татар эшмәкәре катнашуы көтелә.
- Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә. Игътибар үзәгендә — эшмәкәрлекне үстерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, хезмәттәшлек мөмкинлекләре, бизнесның социаль җаваплылыгы һәм татар җәмгыятьләренә ярдәм итү.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз