news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Татарстан Коръән-хафизлары җыелачак

Изге Рамазан ае алдыннан Казанда Татарстан Коръән-хафизларының җыелышы булачак. Әлеге очрашуда 60лап хафизның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Алар Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре буенча фикер алышачак һәм тәҗрибә уртаклашачак.

Шәрәфле кунаклар арасында – Курра-хафизлар (10 кыйраәт белгечләре): Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави һ.б.

Әлеге җыелыш барышында вәгазь-нәсыйхәтләр, тәравих намазлары вакытында Коръән хәтем кылуны оештыру буенча фикер алышу, Коръән укырга өйрәнү курсларына якынча нәтиҗәләр чыгару һ.б. көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot