Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты
Аэропортта хаҗиларны туганнары һәм республика мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре каршы алды
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген көндез Казанга Мәдинәдән туры рейс белән Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайтты. “Казан” Халыкара аэропортында хаҗиларны туганнары, якыннары, шулай ук республика мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре каршы алды.
Хаҗиларның беренче төркеме хаҗга 25 сентябрьдә үк киткән иде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ” хаҗ-операторы генераль директоры урынбасары Габдулла хәзрәт Галиев белдергәнчә, Согуд Гарәбстанына Татарстаннан 1800 кеше киткән. Аларның күбесе - республиканың үзеннән, шулай ук Россиянең якын төбәкләреннән баручылар да бар.
“Яхшы хис-кичерешләр белән кайттык. Бу - изге урыннар. Без хаҗ кылырга 5 ел әзерләндек, һәм безнең хыяллар чынга ашты, - дип билгеләп үтте 68 яшьлек Рәис Мөҗипов. – Үз алдыбызга куелган бурычларны башкардык. Аллаһ безнең тырышлыкны кабул итсен, гөнаһларыбызны кичерсен”. Моннан тыш, хаҗи сәфәрнең яхшы оештырылуын да билгеләп үтте һәм алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, дип белдерде.
“Без гомердә беренче тапкыр хаҗ кылдык һәм бик канәгать калдык. Хаҗилар эшләргә тиешленең барысын да үтәргә тырыштык”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Мәккәдә абыйсы һәм апасы белән булган 55 яшьлек Рушания Шакирова. Бу гаилә хаҗ кылырга ике ел элек карар кабу иткән булган. “Сәфәр яхшы оештырылган, туклану да югары дәрәҗәдә иде. Оештыручылар, безнең имамнар безне кулыбыздан җитәкләп диярлек йөрделәр, барысын да күрсәттеләр”, - диде ул. “Аллаһ безнең тырышлыкны кабул итәр, дип өметләнәбез, һәм һәркемнең дә бу изге урынга хаҗ кылуын телибез”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз