Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Таиландтан махсус рейс белән 150дән артык турист кайтачак
Барлык туристлар да 14 көнлек карантинга озатыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә «Казан» халыкара аэропортында Татарстан туристлары (150дән артык кеше) утырган очкычны каршы алачаклар. Аларның барысы да — Таиландка ял итәргә киткән татарстанлылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Самолет аэропортка төшү белән Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан тиешле барлык санитар-эпидемиология чаралары үткәреләчәк. Барлык туристлар да карантинга озатылачак. Аларның кулына тиешле карар биреләчәк. Барысы да даими медицина күзәтүе астында булачак», — диде Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз