Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга Түбән Кама театры гастрольләргә килә
Түбәнкамалылар Казанда биш спектакль күрсәтәчәк.
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 19-21 март көннәрендә Казанда Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының Казандагы гастрольләре үтә. Бу хакта мәгълүмат театрның рәсми сайтында урнаштырылган.
Түбәнкамалылар Казанга биш спектакль алып киләләр. Аларның барысын да театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев куйган.
Биш спектакльнең икесе Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган. 19 мартта - “Гөргөри кызын бирә” спектакле. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” пьесасы буенча куелган спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Буа дәүләт драма театрларында да зур уңыш белән бара. Түбән Кама театрында да ул халык җыя торган спектакльләрнең берсе. Репертуарда шулай ук Чыңгыз Айтматов, Аяз һәм Мансур Гыйләҗевлар, Ләбиб Лерон әсәрләре дә бар.
Спектакльләр К.Тинчурин театры сәхнәсендә барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз