news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозов килде

Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырылган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Сергей Морозов килде. Татарстан башкаласы аэропортында аны республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәр кысаларында Сергей Морозов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга тиеш. Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырылган.

Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы «Казан» агросәнәгать паркы, ИТ-парк, «Химград» технополисы һәм Иннополиста, Казанның спорт объектлары һәм мәдәни һәйкәлләрендә, Зөя утрау-шәһәрчегендә булырга ниятли.

Сергей Морозовның сәфәре ике көнгә сузылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot