Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга сигез ай эчендә 3,2 миллионга якын турист килгән
2024 елның сигез аенда Казанга 3,2 миллионга якын турист килгән. Узган ел әлеге күрсәткеч 10,3 процентка азрак булган, дип белдерде Татарстан башкаласының туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
Туристлар агымы структурасында 74 процентка якыны Россия төбәкләреннән агылган туристларга туры килә. Алар 2,4 миллион кеше тәшкил иткән. Казанга күбесенчә Мәскәүдән (13 процент), Башкортстаннан (9 процент), Мәскәү өлкәсеннән һәм Чувашиядән (алтышар процент) киләләр.
Санникова билгеләп үткәнчә, шәһәр кунакларының күбесе – хатын-кызлар, туристларның гомуми санында аларның өлеше – 58 процент, ир-атлар 42 процент тәшкил итә. Беренче сигез ай нәтиҗәләре буенча Казанга килүчеләрнең уртача яше 40 яшь булган. Сәфәр уртача дүрт көн дәвам иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз