news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга шәрык биюе осталары җыела

21-22 ноябрьдә Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында шәрык биюләре буенча «Suyumbike» дип исемләнгән Аурупа чемпионаты узачак

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 21-22 ноябрьдә Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында шәрык биюләре буенча «Suyumbike» дип исемләнгән Аурупа чемпионаты узачак.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, мәркәзебезгә тәүге тапкыр Россия, БДБ, Аурупа илләреннән иң оста биючеләр җыелачак. Алар Belly dance буенча Аурупа Чемпионы исеменә дәгъва итәчәк. Ярышлар өч яшь категориясендә уза. Биюләрне балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр күрсәтер дип көтелә.
Спорт бәйрәменең беренче көнендә призлы урыннар өчен шәрык, фольклор биюләрен башкаручы балалар һәм яшүсмерләр ярышачак. 22 ноябрьдә исә бәйгене өлкәннәр дәвам итәчәк. Көн азагында исә Чемпионатта җиңүчеләр катнашында гала-концерт оештырыла.
Чараны Гомумроссия биючеләр оешмасы ярдәме белән ТР Мәдәният министрлыгы, Казанның “Тарона” шәрык осталары гильдиясе, “Сөмбел” шоу-төркеме оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100