news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Сергей Нарышкин килде

Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин эш сәфәре белән Казанга килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
РФ Дәүләт Думасы Рәисе аэропортта 17 нче ноябрьдәге авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
Сергей Нарышкин эш сәфәре кысаларында Казанда уза торган “Евразия икътисади перспективасы: казанышлар һәм проблемалар” халыкара форумының пленар утырышында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot