news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Санкт-Петербургтан Татарстан ветераннары кайтты

Бүген Казанның тимер юл вокзалында Санкт-Петербургтан кайткан ветераннарны каршылау тантанасы үтте

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның тимер юл вокзалында Санкт-Петербургтан кайткан ветераннарны каршылау тантанасы үтте. Татарстаннан 5 ветеран Россиянең төньяк башкаласында узган Җиңү бәйрәме чараларында катнашты.
Ветераннар – Вәсил Хуҗиәхмәтов, Хәбибулла Хәмидуллин, Нәгыйм Мөхибуллин, Римма Герасимова һәм Валентина Леонтьеваны чәчәкләр тоткан туганнары, якыннары, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан ветераннар Советы вәкилләре, республиканың яшьләр оешмалары әгъзалары каршылады.
Татарстанга кайткан ветераннарда Санкт-Петербургта узган тантана зур тәэсир калдырды. Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Леонтьева әйтүенә караганда, моңа кадәр мондый тантананы аның күргәне булмады. Восстание мәйданыннан Дворцовая мәйданына кадәр Невский проспекты буйлап 3,5 кмга сузылган юлда халык, тезелешеп, аларны каршылады һәм, ветераннар үткәндә, “Җиңүчеләргә - дан! Рәхмәт сезгә!” дигән сүзләрне кычкырды. “Без Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко чакыруы буенча барган идек. Урыннарыбыз да аның трибунасы каршында иде. Шуңа да без Җиңү парадын якыннан күрдек. Яшьләргә дә без “Ватаныгызны яратыгыз, акыллы, физик яктан нык булыгыз” дигән теләкләр теләдек”, - диде ул.
Валентина Леонтьева Алабуга шәһәрендә яши, фронтка да шуннан китә. Сугыш вакытында ул шәфкать туташы булып эшли. Берлинга хәтле юл үтә.
Ветераннарны каршылап, ТР хезмәт, мәшгуллек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова ветераннарга озын гомер һәм Җиңүнең 70 еллыгын каршылауларын теләде. Ветераннарга изге теләкләрен Республика ветераннар оешмалары Советы рәисе Рәфис Әхмәтҗанов та ирештерде.
Ветераннар өчен тимер юл вокзалында концерт программасы оештырылды. Ветераннар хәтта биеп тә күрсәтте. Аларга Санкт-Петербургка киткәндә бергә төшкән фотолар бүләк ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot