Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Санкт-Петербург курчак театры килә
Казанда 12-15 июнь көннәрендә Санкт-Петербург курчак театрының зур гастрольләре узачак. «Әкият» татар дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә «Рикки-Тикки-Тави» (12 июнь, 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә), «Алиса в стране чудес» (13 июнь, 15.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә) һәм «Тараканище» (15 июнь, 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә) спектакльләре күрсәтеләчәк. Бу хакта «Интертат» сайты хәбәр итә.
Гастрольләр РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә үтә. «Безнең өчен Казан гастрольләр яңа тамашачы белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек, ә үзебезнең юбилей елында бу аеруча күңелле», – ди театрның баш режиссеры Руслан Кудашов.
16 майда Санкт-Петербургның зур курчак театры театрга нигез салынуга 95 ел тулуны билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз