news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга салкынча һава торышы килә

Пәнҗешәмбе көнне Казанга салкын фронт киләчәк, көндез термометр баганасы плюс 17 градуска кадәр төшәчәк.

Казанга салкынча һава торышы килә
архив/Николай Александров

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Бу атнада Казанда урнашкан эсселекне кискен суык һава алыштырачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итә.

Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, 11 июньдә көндезге сәгатьләрдә 28 градус җылы, төнлә 16 градус җылы көтелә. Чәршәмбе көнне, 12 июньдә, көндез 26 градус һәм төнлә 10 градус җылы фаразлана.

«Пәнҗешәмбе көнне Казанга салкын фронт киләчәк. Эсселекне салкын һава алыштырачак. Көндез термометр баганалары плюс 17 градуска кадәр һәм төнлә плюс 8 градуска кадәр төшәчәк. Һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. Явым-төшемнәр көтелми», — диде Переведенцев.

Җомга көнне көндез плюс 19 градус һәм төнлә плюс 11 градус көтелә. Ял көннәрендә алмашынучан болытлы һава фаразлана, кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Шимбә көнне көндез плюс 19 градус булачак, төнлә — плюс 11. Якшәмбе көнне 17 градус җылы көтелә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 11 июньдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен һәм боз булуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot