Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга «РОСТКИ» форумына Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе киләчәк
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге» Халыкара форумына беренче мәртәбә Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэй килүе көтелә. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
«Кытай Халык Республикасының Россиядәге илчесен беренче мәртәбә безнең форумда көтәбез», – диде Талия Миңнуллина.
Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Чжан Ханьхуэй Казанда Кытай инвестицияләренә ярдәм үзәген ачуда катнашачак, дип аңлатты агентлык башлыгы.
Миңнуллина сүзләренчә, илченең Казанга беренче генә килүе түгел, ул Татарстан башкаласында узган елның октябрендә БРИКС саммитында булган.
Искәртеп үтик, Чжан Ханьхуэй Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итү һәм БРИКС саммитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт җиткерде.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге» Халыкара форумы 18 – 19 августта Казанда өченче тапкыр уза. Бу көннәргә эшлекле программа вакыйгалары билгеләнгән. Төп локация – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге. «Вакыт белән сыналган партнерлык: киләчәккә курс» пленар утырышы 19 августта узачак.
Форумны оештыручылар Казанга 19 мең чамасы кунак килер дип көтә, бу 2024 ел белән бер дәрәҗәдә. Россиянең 59 төбәгеннән делегатлар теркәлү узган инде.
Форумның мәртәбәле кунаклары арасында Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков, Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Ворона бар. Чувашия, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре губернаторлары киләчәк.
Форумда Кытайның җиде провинциясеннән (Хубэй, Шаньдун, Цзилинь, Хунань, Сычуань, Синьцзян-Уйгур автономияле районы, Чунцин муниципалитеты) 11 рәсми делегация катнашуын раслады. Чарага Кытайның 200дән артык компаниясе, шул исәптән логистика, машина төзелеше, төзелеш һәм нефть-газ тармагы өлкәсендәге эре корпорацияләр дә кызыксыну белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз