news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Россиянең иң эре инвестицион институтларының берсе "килде"

Казанга Россиянең иң эре инвестицион институтларының берсе "килде"

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүген "КИТ" (Креатив инвестицион технологияләр) идарә итүче компаниясе Казанда пай фондлары эше буенча төбәк үзәге ачты. Татарстан башкаласы - "КИТ" үз филиалын ачкан 19нчы эре шәһәр.

Казан үзәгенең директоры Людмила Заревина фикеренчә, компания шәхси офисын ачу белән пай фондларына средстволар җәлеп итүне арттырачак. Шулай ук, физик һәм юридик затларның активлары белән ышанычлы һәм гражданнарның пенсия җыелмасы белән идарә итү хезмәтен алга җибәрергә ниятли. Бүген "КИТ" базарда төрле юнәлештә 9 аерым пай фонды буларак тәкъдим ителгән, аның чиста активларының гомуми бәясе 1,2 миллиард сумнан артып китә. НАУФОР (Фонд базарында катнашучыларның милли ассоциациясе) рейтинг агентлыгы компаниягә югары дәрәҗәдәге ышаныч рейтингын үзләштерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot