Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Россиядә иң яхшы туристик юнәлешләр рейтингында өченче урын эләкте
Татарстан башкаласыннан алда – Санкт-Петербург һәм Мәскәү
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Казан 2015 елда Россиядәге иң яхшы туристик юнәлешләрнең берсе дип игълан ителде. Рейтинг сәяхәтләр турындагы дөньядагы иң зур “TripAdvisor” сайты тарафыннан төзелгән.
Беренче һәм икенче урыннарны Санкт-Петербург һәм Мәскәү алды. Казанга иң яхшы туристик юнәлешләр рейтингында өченче урын эләкте, дип хәбәр итә kzn.ru. Беренче бишлеккә шулай ук Екатеринбург һәм Калининград шәһәрләре кергән. Сочига алтынчы, Чиләбегә җиденче урын бирелгән. Иң яхшылар саналганнар кергән унлыкның соңгы урыннарында – Ярославль, Красноярск һәм Түбән Новгород.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз