Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Россиядәге Нидерланд илчесе килә
Көннең икенче яртысында Регина Джонс-Бос Рөстәм Миңнеханов белән очраша.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Нидерланд Корольлекләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе бүген Татарстан башкаласында булырга ниятли. Көннең икенче яртысында Казан Кремлендә Регина Джонс-Босның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Нидерланд илчесе белән быел гыйнвар аенда Мәскәүдә Гайдар форумында очрашкан иде. Республика лидеры ул вакытта Голландия эшмәкәрлеген «Алабуга» махсус икътисади зонасына һәм «Иннополиска» җәлеп итү белән кызыксынды. Яклар шулай ук Татарстан-Нидерланд хезмәттәшлеге юнәлешләрен киңәйтү мөмкинлекләре турында да фикер алышты. Шулай ук агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, машина төзелеше, нефтехимия, мәгълүматлаштыру һәм IT, банк юнәлеше, инновацияләр өлкәләрендә хезмәттәшлекнең уңышлы булу мөмкинлеге дә телгә алынды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Регина Джонс-Босны Татарстанга килергә чакырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз