news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Россия төбәкләреннән балалар табиблары җыела

Алар "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" XIV Россия конгрессында катнаша.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” XIV Россия конгрессы ачыла. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Конгресска төрле өлкәләрдә эшләүче балалар табиблары җыела.

Чара кысаларында Идел буе федераль округы педиатр-нефрологларының VIII конференциясе, округның балалар гастроэнтерологларының VI конференциясе, неонатологлары конференциясе, округта спорт медицинасы белгечләренең IV конференциясе, социаль педиатрия буенча III Идел буе федераль округы конференциясе узачак.

Конгресста Россия төбәкләреннән аналарны һәм балаларны яклау хезмәтләре җитәкчеләре, Россия төбәкләрендә сәламәтлек саклау идарәсе органнарының баш белгечләре, балалар хастаханәләре, балалар диагностика үзәкләренең баш табиблары, педиатрия һәм балалар хирургиясе өлкәсе белгечләре, балалар урологлары, неонатологлар, гастроэнтерологлар, балалар стоматологлары һәм башкалар катнаша.

Конгресс кысаларында медицина җиһаз-җайланмалары, фармацевтик препаратлар, медицина әдәбияты һәм башкалар тәкъдим ителәчәк күргәзмә оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100