news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде

«Казан» халыкара аэропортында Денис Мантуровны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропортында Денис Мантуровны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Казанга эш сәфәренең төп максаты – Россия һәм Чехия Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышында катнашу. Чехия ягыннан утырышта Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашачак.

Денис Мантуров килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Казан ярминкәсе» КҮдә баручы "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан "18 нче махсуслаштырылган  күргәзмәсендә булачак дип көтелә. Анда ул төп  экспонентлар белән танышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot