news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков килде

Татарстанга эш сәфәре белән РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков килде. Казан Халыкара аэропортында аны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Министр бүген Татарстан башкаласында узачак БРИКС илләре гадәттән тыш хәлләр ведомстволары киңәшмәсендә катнашырга тиеш.

Моннан тыш, Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнехановның очрашуы да планлаштырылган, дип искәрттеләр ТР Рәисенең матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot