news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Әрмәнстан Президенты Серж Саргсян килде

Ул Казан Кремле белән танышыр һәм РФ Президенты призына үткәрелүче ат чабышларын карар дип көтелә

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанга Әрмәнстан Президенты Серж Саргсян җитәкчелегендәге Әрмәнстан Республикасы делегациясе килде. “Казан” Халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Серж Саргсянның Казанга эш визиты белән килүенең төп максаты – Казан Кремлендә узачак Россия, Әрмәнстан һәм Әзербайҗан башлыкларының өч яклы очрашуында катнашу.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Серж Саргсян Казан Кремле белән танышыр һәм “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында РФ Президенты призына үткәрелүче ат чабышларын карар дип көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot