news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга РФ Президентының ИФОдагы Вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова килә

6 октябрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә эшлекле визит белән РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле Вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова килә

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 6 октябрьдә Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә эшлекле визит белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле Вәкиленең ярдәмчесе Ирина Лотова килә. Сәфәрнең максаты – Төбәкара клиника-диагностика үзәге мисалында мәгълүмат системаларын гамәлгә кертү һәм эше белән танышу. Кунагыбыз Ирина Лотова белән бергә үзәккә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та килер дип көтелә.
Очрашу барышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат терминалын күрсәтү, клиника эше белән танышу, аерым алганда нейрохирургия, операцион ангиография, операция блогы, кардиореанимация бүлекләре, нейрохирургия бүлеге палаталарын карау планлаштырыла. Нейрохирургия һәм операцион ангиография бүлекләрендә мәгълүмат системасы эшен күрсәтүгә зур игътибар биреләчәк. Кунакларны Төбәкара клиника-диагностика үзәге баш табибы Рөстәм Хәйруллин, медицина буенча урынбасары Игорь Михайлов, генераль директорның хирургия буенча урынбасары Фәрид Галәветдинов каршы алачак. Әлеге мәгълүматны клиниканың матбугат хезмәте җиткерә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100