news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килә

Иртәгә ИФОда җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышы була

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 1 дә Казан ратушасында Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышы була. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан мэры Илсур Метшинның катнашуы көтелә.

Утырыш барышында “Җирле үзидарә системасын камилләштерү: яңа мөмкинлекләр һәм мөмкин булган хәвефләр”, “Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл төзү өлкәләрендә җирле үзидарә органнары мәсьәләләре” кебек сораулар каралачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

19ы исә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100