news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендә комиссия киләчәк

Бу хакта мэр Илсур Метшин игълан итте

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 21 декабрь көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча комитет башлыгы Игорь Шувалов җитәкчелегендәге дәүләт комиссиясе Казанга киләчәк һәм ел нәтиҗәләре буенча махсус чаралар уздырылачак. Шулай ук быел кулланылышка тапшырырга ниятләнгән спорт объектларының бу юлы тагын 6сын тапшыру ,күздә тотыла, нәтиҗәдә Казан Универсиадасына дип салынган спорт корылмаларының быел кулланылышка тапшырылганнары 9га җитәчәк.

 Бу хакта бүген Казан шәһәре хакимияте җитәкчелегенең традицион «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин игълан итте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot