news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга очып килә торган самолетларны вакытлыча Түбән Камага һәм Самарага җибәрделәр

Казанга очып килә торган самолетларны вакытлыча Түбән Камага һәм Самарага җибәрделәр
Фото: © "Татар-информ"

«Казан» аэропортына очып килә торган самолетлар Түбән Камага (Бигеш) һәм Самарага запас аэродромнарга җибәрелде. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү вакыты белән 8.02 сәгатьтән һава гаване авиарейсларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми. Чикләүләр иминлекне тәэмин итү өчен кертелде.

Аэропортта пассажирлар белән авиакомпанияләр вәкилләре һәм аэропорт хезмәткәрләре Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә эшли, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot