news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга төшәргә тиешле рейслар күрше төбәк аэродромнарына җибәрелгән

Казанга очучы рейслар Ульяновск, Самара, Чебоксар, Уфа һәм Мәскәүдәге запас аэродромнарга җибәрелде, дип хәбәр итә «Казан» халыкара аэропорты. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Элегрәк Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Казан аэропорты эшенә вакытлыча чикләүләр кертелүе турында хәбәр итте.

«Казан» аэропортына очучы рейслар Ульяновск, Самара, Чебоксар, Уфа һәм Мәскәү (Внуково) запас аэродромнарына җибәрелде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot