news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга очучы берничә самолет томан аркасында запас аэродромнарга киткән

Бүген томан аркасында Казанга очучы берничә самолет запас аэродромнарга китәргә мәҗбүр булган.

«Татар-информ»га Казан аэропорты матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Шарм-эль-Шейх һәм Дүшәнбедән рейслар Түбән Новгородка, ә Мәскәүдән очып киткән ике рейс Ульяновск һәм Чебоксарга юл тоткан.

Хәзерге вакытта аэропортта тоткарланган рейслар пассажирлары белән авиакомпанияләр вәкилләре эшли. Балалы пассажирларга ана һәм бала бүлмәсендә урыннар бирелә.

«Мондый очракларда запас аэродромга китү турындагы соңгы карарны һәрвакыт һава судносы командиры кабул итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot