news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Николай Патрушев килде

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Казанга Николай Патрушев килде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Кичә Казанга Россия Куркынычсызлык Советы сәркатибе Николай Патрушев эшлекле сәфәр белән килде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Куркынычсызлык Советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин, Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко һәм башка рәсми затлар каршылады. 

Эшлекле сәфәр кысаларында Николай Патрушев берничә очрашу уздыруны планлаштыра.

Моннан тыш, Россия Куркынычсызлык Советы сәркатибе Казанда “Баскет-холл”да узачак волейбол буенча Чемпионнар лигасының “Дүрт җиңүче финалы” матчын карарга җыена.

  • Николай Патрушев шактый еллар Бөтенроссия волейбол федерациясен җитәкләгән кеше, бүгенге көндә Бөтенроссия волейбол федерациясе күзәтчелек советы рәисе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100