Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанга НАТОның трофей техникасы күргәзмәсен китерделәр
Казанга «Дөреслектә көч, горурлык һәм Җиңү» күргәзмәсе экспонатларын китерделәр, анда кулга төшерелгән НАТОның техникасы тәкъдим ителгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Экспозиция шәһәрнең Үзәк стадионы янында урнашачак. Биредә Украинага ярдәм сыйфатында Көнбатыш җибәргән хәрби машиналарның 14 үрнәген тәкъдим итәргә ниятлиләр.
Казанлылар өчен экскурсияне хәрбиләр үткәрәчәк. Алар танклар, бронетранспортерлар һәм башка экспонатларның ничек кулга төшерелүе турында җентекләп сөйләр дип көтелә.
Моннан тыш, тамашачыларга АКШ, Швеция һәм Украинада җитештерелгән ату коралларын да күрсәтәчәкләр. Кырыктан артык үрнәк арасында АКШта эшләнгән Браунинг пулеметы һәм Украинада ясалган 40 миллиметрлы УАГ-40 гранотометы да бар.
Күргәзмәнең төп бурычы – Көнбатышта җитештерелгән коралның җиңелмәслеге миф булуын күрсәтү. Тагын бер максаты – яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү. Экспонатларны өлкән сыйныф укучыларына, көллият һәм техникумда белем алучыларга, студентларга күрсәтергә ниятлиләр.
Күргәзмә 13 ноябрьдә ачыла һәм көн саен 10.00-16.00 сәгатьләрдә 19 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз