news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга «Нәүрүз» театр фестиваленә Иран театрларының килүе көтелә

«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел XV «Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестиваленә Ираннан ике театр килергә мөмкин.

«Без ел саен хедлайнерлар чакырып фестивальнең чикләрен киңәйтәбез — бу безнең өчен бик әһәмиятле. Фестиваль төрки халыкларның театрлары белән генә чикләнмәсен иде», — диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта сөйләшүләр алып барыла. «Спектакльләрнең берсе хореографик, берсе драма. Алар дөньяның иң данлыклы фестивальләрендә югары бәяләнгән спектакльләр», — диде Фәрит Бикчәнтәев.

«Нәүрүз» төрки халыкларның театр фестивале Казанда 7 — 13 июнь көннәрендә уза. Фестивальдә Казахстан, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикалары театрлары катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot