news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанга Муса Җәлилнең соңгы фотосурәте әйләнеп кайтты
Аны Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына Германиянең Татарлар союзы рәистәше Венера Вәгыйзова алып килгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 2 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан башкаласында бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Алдагы биш көн дәвамында дөнья буйлап сибелгән татарлар фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып, республиканың тарихи урыннарына сәяхәт кылачак.
Бүген корылтай эше дискуссия мәйданчыкларында башланып китте. Казанда Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе ачу буенча да милләттәшләр үз фикерләрен әйтте, шулай ук музейның нигез ташы буларак бай мираслар да бүләк итте.
Тамырлары Кукмара районына барып тоташкан Австралия вәкиле Сафия Вәлиева әнисеннән калган кадерле ядкәрләр – намазлык, энҗеле калфак, чигүле сөлге алып килгән.
"Революция вакытында милли ядкәрләрне юкка чыгару юнәлешендә эш алып барылган. Әмма әни кайберләрен яшереп, саклап кала алган, – диде ул.
Ул шулай ук булачак “Мөһаҗирләр музеена” сеңлесе төзегән гаилә тарихын да бүләк итте.
Польшадан килгән Рафаэль Зарипов иске фотосурәтләре белән бүлеште. Ә менә Германиядән килгән милләттәшебез Венера Вәгыйзова флешка белән Алманиядә вафат булган татарларның исемлеген алып килгән. Шулай ук ул Татарстан өчен кадерле ядкәр – Муса Җәлил турында фильм һәм аның үлеме алдыннан төшкән соңгы фотосурәтен бүләк итеп калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot