news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Михаил Мишустин килде

Казанга Михаил Мишустин килде
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Казанга эш сәфәре белән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин килде. Казан авиазаводы аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Россия Хөкүмәте Рәисенең заводның җитештерү мәйданчыкларында булуы, Татарстан Рәисе белән очрашуы, шулай ук тармак үсешенә багышланган киңәшмә үткәрүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot