news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Минзәлә театры килә

Гастрольләр Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә узачак.

(Казань, 27 октябрь, «Татар-информ»). 14-17 ноябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак. Бу хакта Минзәлә театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан сәхнәсендә иң беренче булып К.Мәргәннең “Шомбай” комедиясе куелачак. 15 ноябрь көнне тамашачылар Г.Тукайның “Тапкыр Кәҗә турында әкият”ен күрә алачак. Шул ук көнне Ф.М.Достоевскийның “Абзыйның төше” мистик драмасын да карап була. Аны сәхнәгә Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов куйган.

16 ноябрь көнне көндез Оскар Уальдның “Йолдыз егет”ен тамаша кылып була, ә кич белән А.Коровкинның “Түтиләр” сатирик комедиясе күрсәтелә.

Минзәлә театры гастрольләрен Кәрим Тинчуринның “Каракүз” музыкаль кыйссасы тәмамлый. Аны сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәевның шәкерте – режиссер Рамил Фазлыев куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot