news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга Милли һәм төбәк массакүләм-матбугат чаралары форумы делегатлары килде

Җиденче тапкыр уза торган форумда 200ләп масс-медиа вәкиле катнашачак.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Казанга Милли һәм төбәк массакүләм-матбугат чаралары VII форумы делегатлары килде. Төп чаралар иртәгә, 17 августта башлана. Бүген алар Зәя утрау-шәһәрчегендә экскурсиядә булды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Милли һәм төбәк массакүләм-матбугат чаралары VII форумында Әстерхан, Киров, Ленинград, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Төмән, Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары, Башкортстан, Ингушетия, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чечня һәм Чувашистан, шулай ук Татарстан республикаларыннан 200ләп масс-медиа вәкилләре катнаша.

Чарада катнашучылар Россиядә төбәк һәм милли массакүләм-матбугат чараларының бүгенге хәле һәм үсеше перспективалары турында фикер алышачак.

Иртәгә “Корстон”да пленар утырыш уза. Анда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милләтләр эше буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова чыгышлары планлаштырылган. Шулай ук төбәкләрдән килгән делегатлар чыгышы да булачак.

Пленар утырыштан соң танылган Россия журналисты, Россия иҗтимагый телевидениесенең тарихи- публицистик программалар дирекциясе башлыгы Леонид Млечин семинары булачак. Ул милли сәясәттә төбәк массакүләм-матбугат чаралары роленә багышлана.

Форумны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Милләтләр эше буенча федераль агентлык ярдәмендә оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100