news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга махсус хәрби операция зонасыннан беренче мобилизацияләнүчеләр кайтты

Казанга махсус хәрби операция зонасыннан беренче мобилизацияләнүчеләр кайтты
Казан мэриясенең матбугат хезмәте

Бүгенге иртән Казанга махсус хәрби операция зонасыннан мобилизацияләнүчеләрнең беренче төркеме кайтты, аларга ил Президенты Владимир Путин боерыгы белән ике атналык ял бирелде. Очрашу Үзәк стадион янындагы парковкада узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр белән бергә республика башкаласына Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Удмуртия хәрбиләре дә кайтты.

Районнардан килеп, хәрбиләрне өйләренә кайтарырга тиешле автобуслар иртәдән үк кизү торды. Казаннан мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм якыннары да биредә иде.

Казанда яшәүче Анна ирен зур түземсезлек белән көткән. Ир-атны хәрби хезмәткә ноябрь башында чакырганнар. Ул ике ай «Казан ЭКСПО»да булган, анда әзерлек узган, шуннан соң махсус хәрби операция зонасына юл тоткан. Хатын-кыз әле ике көн элек кенә Донецкидан кайтуын әйтте, ул анда ире белән күрешкән.

«Хәрбиләргә бер нәрсә генә телибез: бирешмәгез! Без сезнең белән һәм сезне көтәбез!» - диде ул.

Автобуслар стадион янындагы мәйданчыкка кергәч, аларны шунда ук хәрбиләрнең якыннары һәм дуслары әйләндереп алды. Һәркем тизрәк якын кешесен күрергә ашыкты. Хәрбиләр ике атна ял итәчәк, шуннан соң кабат махсус операция зонасына юл тотачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100