Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Мәскәүдәге Билгесез солдат кабереннән Мәңгелек ут очкынын алып кайттылар
Бөек Җиңү көне алдыннан «Хәтер уты» акциясе кысаларында Мәскәүдәге «Билгесез солдат кабере» мемориалыннан Россиянең төрле төбәкләренә һәм хәтта башка илләргә Мәңгелек ут очкыны җибәрелә. Бүген әлеге изге уттан кабызылган лампада Казанга килеп җитте.
«Бүген Казан «Хәтер уты»н кабул итте. Бу лампада кичә генә Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек уттан кабызылды. Без бу утны шәһәрнең уку йортлары һәм предприятиеләрендә аша йөртеп чыгачакбыз, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары белән бүлешәчәкбез», — дип сөйләде «Халык фронты»ның Татарстан Республикасындагы башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сабирова.
«Хәтер уты» Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелачак. Анда Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз