news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Мәскәүдән танылган ватандашлар делегациясе килде

Делегация составына 35 танылган мәдәният, фән, медицина, спорт, сәясәт һәм башка өлкә эшлеклеләре кергән

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Светлана Емельянова). Татарстанга Россия башкаласыннан танылган ватандашлар делегациясе килде, алар Казанда Мәскәү көннәренә багышланган чараларда катнашачак.
Искәртеп үтәбез, Казанда Мәскәү көннәре ике көн дәвамында узачак. Бүген кич чаралар тантаналы төстә ачылачак. Аның кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында В.Спиваков җитәкчелегендә “Виртуозы Москвы” Дәүләт камералы оркестры чыгыш ясаячак. Башка күп кенә матур чаралар планлаштырылган.
“Бу барыбыз өчен дә зур вакыйга. Без поездда барганда, Татарстан пейзажларына дулкынланып карадык, яңа биналарны күреп куандык. Кемдер өчен бу Ватаны белән очрашу, ә кемгәдер – республика белән танышу. Барыбыз өчен дә бу шатлыклы вакыйга, республиканы үстерүдә катнашу, Россиянең башка төбәкләрендә дә Татарстан белән Мәскәүнең яхшы образын тудыру мөмкинлеге”, - диде кунакларны озатып йөрүче ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин.
Делегация составына 35 танылган мәдәният, фән, медицина, спорт, сәясәт һәм башка өлкә эшлеклеләре кергән. Алар барысы да ничек булса да Казан белән бәйле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot