news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Лужков 10 трамвай һәм 10 троллейбус бүләк итәчәк

Казанга Лужков 10 трамвай һәм 10 троллейбус бүләк итәчәк

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Шәһәрнең транспорт һәм элемтә комитетында "Татар-информ" агентлыгына Мәскәү мэры Юрий Лужковның Казанның 1000 еллыгына 10 трамвай һәм 10 троллейбус бүләк итәргә ниятләве турында хәбәр иттеләр. Яңа техника җәй кайтарылыр дип көтелә.

Узган ел Казан мэры Камил Исхаков һәм Мәскәү мэры Юрий Лужков тауар, инновация, технология алмашудан гыйбарәт булган үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзалаганнар иде. Моннан тыш, Мәскәү мэры Казанның 1000 еллыгына бүләк ясау ниятен белдерде. Бүгенге көндә Татарстан башкаласы муниципаль электр транспорты өчен күчмә составка мохтаҗлык кичерә. Шуңа күрә, Ю.Лужков казанлыларны яңа трамвай һәм троллейбус белән сөендерергә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot