Казанга "ЛУКОЙЛ" ААҖ президенты Вахит Алекперов килде
Көн дәвамында ул V Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр чыгару тантанасында катнашачак
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән "Казан" халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "ЛУКОЙЛ" ААҖ президенты Вахит Алекперовны каршы алды, ул исә Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде.
Көн дәвамында В.Алиеперов "РИТЭК" ААҖ һәм Татарстан Республикасында "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фондының V Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр чыгару тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.