news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Лев Николаевич Толстой киләчәк
19 май көнне республикабызның Милли музеенда күренекле язучы Лев Николаевич Толстойның туганы Лев Толстой белән очрашу оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). 19 май көнне республикабызның Милли музеенда күренекле язучы Лев Николаевич Толстойның туганы Лев Толстой белән очрашу оештырыла. Чара язучының үлеменә 100 ел тулу уңаеннан искә алу кысаларында уза.
Лев Толстой – язучы Лев Толстойның абыйсы Сергей Николаевичның туруны. Ул Кырымда яши һәм эшли. Һөнәре буенча – хәрби. 1995 елда генерал-майор дәрәҗәсендә отставкага чыга. 1988-1991 елларда генерал Толстой Кырымда СССР Дәүләт иминлеге Комитетының 9-нчы идарәсе башлыгы вазифасын башкара. 1991-1995 елларда Украинаның дәүләт объектлары һәм килгән кешеләр иминлеген тәэмин итү хезмәтен җитәкли. Бүгенге көндә ул туризм буенча киңәшче булып эшли.
Узган ел Лев Толстой, Тулада кунак булып, Щекинский районы Пирогово авылында бабасы Сергей Толстой утарын карап кайтты. Лев Толстойның Казанга килүен “Алтын йөрәк” республика хәйрия оешмасы оештырды. Башкалабызда Лев Толстой Милли музей экспозициясе белән танышачак, аның хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, югары уку йортлары мөгаллимнәре, фәнни учреждениеләр вәкилләре белән очрашачак. Көннең икенче яртысында кунак Казанда язучы Толстой булган урыннарны – Кизический монастырь, Япеев урамындагы Горталов йорты, Родион хатын-кызлар институты, Киселевский йорты, Казан дәүләт университетында булачак. Шулай ук олы кунак Лаеш районындагы Паново авылына да сәфәр кылыр дип планлаштырыла. Андагы Юшковлар утарында яшь Толстойлар 1840 елның җәйге айларында яшәгән була. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2