news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга лекция укырга килгән Мисыр галиме Татарстан мөфтиятендә булды

Анда ул ТР мөфтие белән очрашты

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ").  Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әл-Әзһәр университеты шәригать һәм хокук факультетының ислам хокуклары мөгаллиме Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф белән очрашты. Мөфти Мисырдан килгән кунакка мөфтият тарафыннан алып барылган фән һәм мәгариф юнәлешендәге эшләр хакында сөйләде. Татарларның ислам тарихы хакында җиткерде. Татар галимнәренең “Хузур” нәшрияты чыгарган гарәп телендәге китапларны бүләк итте, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Әхмәт Мәхмүт әш-Шәриф хәнәфи фикһе буенча белгеч һәм ул Татарстанга махсус “Хәнәфи мәзхәбенең актуаль һәм бәхәсле сораулары” дигән темага лекция укырга килгән. Белгеч дәресе мөгаллимнәр, имамнар, имам-мөхтәсибләр өчен уздырыла. Лекцияләр Казан ислам институтында 10-12 ноябрь көннәрендә үткәрелә.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot