news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Кыш Бабай поезды килде

Казанга Кыш Бабай поезды килде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген «Казан» тимер юл вокзалына бәйрәмчә бизәлгән Кыш Бабай поезды килде. Перронда илнең төп тылсымчысын һәм аның оныгы – Кар кызын – олылар һәм балалар зур шатлык белән каршы алды.

«Сезнең күркәм шәһәрегездә яңадан булуыма һәм сезнең белән күрешүемә бик шатмын. Гадәт буенча, сезгә Рус Төньягыннан сәламнәр һәм иң изге теләкләр алып килдем. Яңа ел – игелекле һәм якты бәйрәм. Сезнең һәрбер хыялыгыз тормышка ашсын», – дип сәламләде җыелганнарны Кар кызы.

Кыш Бабай үзенең ярдәмчеләре белән Великий Устюгтан килүе турында сөйләде. «Очрашуыбызга бик шатмын. Барлык оныкларымны сагынып килдем. Безнең өчен иң мөһиме – сезгә тылсымлы бәйрәм бүләк итү. Яңа ел – могҗизалы вакыт», – дип билгеләп үтте ул.

Барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, Кыш Бабай яшь казанлыларга «изге эшләр башкарырга» теләде. «Сез – зур йөрәкле нәни тылсымчылар. Мине сынатмассыз дип төгәл беләм. Барлык яхшы һәм ихлас теләкләр һичшиксез тормышка ашачак, – дип ассызыклады ул. – Тормышыгыз бәхетле мизгелләр белән тулсын, ә могҗиза һәрвакыт яныгызда булсын. Изге әкияткә ышаныгыз, чөнки ул һәр хәерле эштә, һәр ихлас сүздә һәм һәр сөюче йөрәктә яши. Сезгә ныклы, батырларча сәламәтлек һәм иң изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим».

Видео: «Татар-информ», Надежда Гордеева

news_right_1
news_right_2
news_bot