Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга “Куркынычсыз зебра” килде
Казанда юл хәрәкәтендә катнашучы нәниләр өчен бәйрәм узды
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе территориясендә “Игътибар – балалар!” Бөтенроссия кисәтү айлыгы кысаларында юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары һәм аларның әти-әниләре өчен “Куркынычсыз зебра” акциясе узды. Акция юлда үзенне тоту кагыйдәләрен үзләштерүдән гыйбарәт. Статистика буенча балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең якынча 30 проценты яшь җәяүлеләр гаебе белән була.
Акция кысаларында балалар иҗаты өчен зур платформа әзерләнгән иде. Юл хәрәкәтендә катнашучы нәниләр “Юл билгесен җый”, “Асфальтта рәсемнәр”, “Светофор утлары” кебек уеннарда, конкурсларда катнашты. Велосипед һәм веломобиль йөртү осталыгын тикшерүгә конкурслар үткәрелде.
ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендәге дәрәҗәле кунаклар балалар иҗатын игътибар белән күзәтте.
Тантаналы чаралар тәмамлангач, Ш.Гаффаров җитәкчелегендәге дәрәҗәле кунаклар Балалар республика клиник хастаханәсендә ятучы юл–транспорт һәлакәтендә зыян күргән балалар янында булды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм тагын бер тапкыр юлда йөрү кагыйдәләрен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз