news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Кулланучылар кооперациясе форумына дөньяның төрле почмакларыннан делегатлар килә

8-10 июльдә Казанда «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерү» кулланучылар кооперациясе халыкара форумы узачак. Оештыручылар – Россия Федерациясе Үзәк берлеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) һәм Россия кооперация университеты, дип хәбәр итә Татпотребсоюзның матбугат хезмәте.

Форум кооперация хәрәкәте өчен елның төп вакыйгаларының берсе булачак. 2026 елда Россиядә кулланучылар кооперациясенә 195 ел, ә Татпотребсоюзга 110 ел тула. Казанга төрле илләрдән делегатлар, шул исәптән Халыкара кооператив альянс президенты Ариэль Гуарко киләчәк, дип көтелә.

Эшлекле программа үзәгендә – яшь белгечләрне җәлеп итү, тармакны цифрлаштыру һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре.

Форумның интерактив мәйданчыкларының берсе «КООП ОКОЛО» үрнәк кибете булачак. Бу – Татпотребсоюз ача торган реаль сәүдә ноктасы форматында ясалган экспозиция. Киңлекне заманча навигация, уңайлы җиһазлар һәм товарларны тезү үзенчәлекләре белән җиһазландырачаклар.

Витриналарда үзебездә җитештерелгән продукция: икмәк, ит һәм сөт ризыклары, консервалар тәкъдим ителәчәк.

Проект Татпотребсоюз гамәлгә ашыра торган авыл сәүдәсенең бердәм стандартын күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot