news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга коронавирус инфекциясенә антитәнчекләргә тестлар булдыру өчен җиһаз кайтты

Тиешле процедуралар үткәннән соң якын көннәрдә аны җыячаклар.

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан башкаласына Казан федераль университеты өчен Covid-19 коронавирус инфекциясенә антитәнчекләргә экспресс-тестлар булдыру өчен җиһаз кайтты. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры, биомедицина юнәлеше буенча проректор Андрей Киясов туры элемтә вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Җиһазны Казанга кайтардылар инде. Тиешле процедуралар үткәннән соң, якын көннәрдә аны тиз арада җыярлар дип уйлыйм», - диде университет проректоры.

Җиһаз иммунохроматографик тест нигезендә экспресс-тестлар булдыру өчен кирәк. КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге апрель ахырында тиешле җиһазның сатып алынуы һәм аны Кытайдан китерүләрен көтәләр дип хәбәр иткән иде.

Җиһаз составындагы бер прибор махсус материал табакларын әзерләү өчен кисә торган машинаны хәтерләтә, икенчесе исә принтер принцибы буенча эшләячәк – әзерләнгән материалны биохимик реактивлар ярдәмендә бастырып чыгарачак. Өченче прибор материалның берничә катламын бергә тоташтыру өчен кирәк.

Әлеге җиһаз ярдәмендә теләсә нинди тест-система булдырырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100