news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанга Конфедерацияләр кубогы җирәбәсендә катнашачак мактаулы кунаклар килде

Бүген Казанга Россия вице-премьеры Виталий Мутко, ФИФА президенты Джанни Инфантино һәм башка рәсми затлар җыелды.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Казанга Россия вице-премьеры Виталий Мутко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ФИФА президенты Джанни Инфантино килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кунакларны “Казан” Халыкара аэропортында Татартан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Мәгълүм булганча, иртәгә, 26 ноябрьдә, мактаулы кунаклар 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы җирәбәсе тантанасында катнашачак. Әлеге вакыйга Казанның Теннис академиясе территориясендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot