news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Китап поезды» килде, проект Җиңүнең 80 еллыгына багышланган

Казанга «Китап поезды» килде, проект Җиңүнең 80 еллыгына багышланган
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Казанга «Китап поезды»нда танылган язучылар, нәширләр һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Алар арасында Олег Рой, Сергей Лукьяненко, Сергей Переслегин, Илья Бояшов, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Ася Лавринович, Люцида Аквила һ.б. бар. ТР Милли китапханәсендәге пленар сессия төп чараларның берсе булды. Катнашучыларны һәм тамашачыларны «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Барлык катнашучыларны кояшлы Татарстанда сәламләвемә шатмын. Шуның кадәр иҗади кешене, язучыларны бер урында җыю һәрвакыт кыен. Республикабызның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән тирәнтен таныша алырсыз дип ышанам. Җылы очрашулар һәм кызыклы аралашулар телим», - дип мөрәҗәгать итте ул җыелган кешеләргә.

Акция инде икенче мәртәбә уза, быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Моннан тыш, хәзер бу инициатива халыкара статус алды.

Акция 13 мартта Санкт-Петербургта башланды. Бер көнлек китап фестивальләре Минск, Мәскәү һәм Түбән Новгородта узды инде, хәзер поезд Казанга килде, чиратта - Ульяновск һәм Волгоград.

«Уку культурасы - шәхесне гармонияле рәвештә тәрбияләү һәм үстерү нигезендә яткан төп рухи-әхлакый кыйммәтләрнең берсе. Бүген бу аеруча мөһим. Мондый проектлар ярдәмендә без китап укуның белем алуның төп чыганагы буларак популярлаша баруын күрәбез», - дип искәртте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100